Нурлатлыларга: электр энергиясен исәпкә алу приборлары өчен энергокомпанияләр җаваплы

2021 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Нурлат районында «Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗ филиалы исәпкә алу приборлары өчен җаваплылыкның электр энергиясен кулланучылардан энергетика компанияләренә күчүе турында искә төшерә. РФ Энергетика министрлыгы 2020 елның 30 июнендәге "2020 елның 1 июленнән электр энергиясен исәпкә алу приборлары өчен җаваплылык кулланучылардан энергетика компанияләренә күчүе турында" федераль закон нигезендә (2018 елның 27 декабрендәге №522-ФЗ номерлы "Россия Федерациясендә электр энергиясен (егәрлек) исәпкә алу системалары үсүгә бәйле рәвештә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында"Федераль закон) хәбәр итә. 2020 елның 1 июленнән электр энергиясен исәпкә алу приборлары өчен җаваплылык энергетика компанияләренә, күпфатирлы йортларда электр энергиясен гарантияле төстә җибәрүчеләргә һәм башка кулланучылар белән очракта(шул исәптән хосусый торак төзелешендә кулланучылар да) челтәр компанияләренә күчәчәк.

Кулланучыдан исәпләү приборларын тикшерү һәм хезмәт күрсәтү өчен бөтен җаваплылык алына. Кулланучы исәпкә алу приборының, әгәр ул аның җаваплылыгы зонасында (мәсәлән, фатирда яки шәхси йорт торган җир кишәрлегендә) урнаштырылган булса, сакланышын күзәтеп торырга тиеш.Элегрәк кулланучылардан алынганчыгымнарны хәзер гарантияле тәэмин итүчеләр һәм челтәр оешмалары күтәрәчәк.

Беренче этапта исәпкә алу приборларына карата мәҗбүри таләпләр үзгәрмәячәк. Икенче этапта, 2022 елның 1 гыйнварыннан, энергияне исәпкә алуның интеллектуаль системаларының төп элементы булачак интеллектуаль исәпкә алу приборларын урнаштыруны күздә тоткан таләпләр үз көченә керә. Гади кулланучыларга "акыллы" исәпкә алу приборлары онлайн күрсәтмәләрне күзәтергә мөмкинлек бирә, шул ук вакытта аларны исәпкә алу приборының үзендә дә тикшерергә мөмкин. Шулай ук мәгълүматлар энергокомпаниягә автомат рәвештә тапшырыла. Интеллектуаль исәпкә алу приборлары көчәнеш дәрәҗәсен һәм ешлыкны терки, шул рәвешле кулланучыларга электр энергиясенең сыйфатын күзәтеп торырга мөмкинлек бирә.

Моннан тыш, интеллектуаль исәптә торганда, кулланучыларда, исәпләү приборын алыштырмыйча гына, тарифны дистанцион алыштыру мөмкинлеге барлыкка килә (тәүлек дәвамында куллану вакытына карап, электр энергиясенә тарифларның өч төркеме бар).

Интеллектуаль исәпкә алу приборларын алыштыру этаплап барачак. Яңа исәпләү приборларын яңа кулланучыларга технологик тоташтыру кысаларында урнаштырачаклар.

Гамәлдәге җиһазлар сафтан чыгу, ватылу яки тикшерү арасындагы интервал бетүгә карап үзгәрәчәк.

Электр энергиясенә тарифлар үсеше "инфляция минус" дәрәҗәсе белән чикләнгән.

Тарифлар гарантияле тәэмин итүчеләрдә һәм челтәр компанияләрендә яңа бурычлар барлыкка килү сәбәпле, аннан артык үсмәячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International