Планеркада Яңа ел каникулларына йомгак ясалды.
Бүген район Советының зур залында Нурлат муниципаль районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәйтелгән планерка булды. Киңәшмәдә җаваплы хезмәт җитәкчеләре хисаплары тыңланды.
Билгеләп үтелгәнчә, Яңа ел каникуллары шәһәр һәм авылларда җитди хәвеф-хәтәрләрсез узган. Планерка бүләкләү белән тәмамланды.
Нурлат районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин «ТАТМЕДИА» АҖ «Нурлат-информ» филиалы җитәкчесенең телевидение буенча урынбасары Зөлфия Галиуллинага һәм видеомонтажер Эльмир Туктаровага «ТАТМЕДИА» АҖ Рәхмәт хатларын тапшырды.
Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат җирле бүлекчәсе активистлары Мөнирә Габдрахманова, Айгөл Гатина һәм Зөлфия Закирова Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең Рәхмәт хатларына лаек булдылар.
Шунда ук юбилейларын һәм туган көннәрен билгеләп үткән җитәкчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.