Нурлат халкы шәһәрнең үзәк мәйданында биюләр белән Иске Яңа елны билгеләп үтте

2021 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Һава шартларына карамастан, Нурлатта бәйрәм узды. Салкын һәм суыкбулса да, «Театр» скверында Нурлат районы халкы һәм кунаклары өчен «Исәнме, Иске Яңа ел!» биюле-күңел ачу программасы үтте. Яхшы оештырылган программа белән нурлатлылар Иске Яңа елны күтәренке кәеф һәм дәртле биюләр белән озаттылар.

Сәхнәдә районыбызның иң яхшы үзешчән артистлары чыгыш ясады, тамашачылар күңелендә бары тик уңай эмоцияләр генә калдырган матур концерт оештырдылар.

Чарада Кыш бабай белән Кар кызы да катнашты, үзләренең тылсымлы тавышы белән алар яңа ел җырларын башкардылар һәм барлык катнашучыларны бәйрәм белән котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International