Вебинар бушлай. Анда теләге булган һәркем катнаша ала.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе тарафыннан салым түләүчеләргә тулырак мәгълүмат бирү максатыннан, 2021 елның 14 гыйнварында 13:00 сәгатьтә «НДС, оешмалар табышына салым, махсус салым режимнары буенча салым законнарындагы үзгәрешләр» темасына үткәрелүче мәгълүмати вебинарга чакыра.
Вебинар кысаларында Идарә вәкилләре салым түләүчеләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк.
Вебинарга сылтама: https://events.webinar.ru/8009181/7474077. Вебинарда катнашу өчен сылтама буенча күчәргә һәм ачылган биттә «Катнашам» сүзен сайларга кирәк.