Нурлат үзәк район хастаханәсе яңа коронавируслы инфекциясенә каршы "Гам-Ковид-Вак" вакцинасын ясатырга чакыра.
Вакцинацияне нурлатлылар Нурлат шәһәре, Пушкин урамы, 2 нче йорт адресы буенча урнашкан сырхауханәдә, икенче катта, өлкәннәргә прививка ясау кабинетында (221 каб.) үтә ала.
"Гам-Ковид-Вак" вакцинасын түләүсез рәвештә 18 яше тулган, соңгы 6 айда - Сovid-19, 14 көн эчендә ОРВИ белән авырмаган, хроник авырулары һәм катлаулы аллергия реакцияләре булмаган һәркем, йөкле булмаган һәм бала имезмәүче хатын-кызлар ясата ала.
Вакцинаның булу-булмавы турында 8(84345)22710 телефоны буенча мәгълүмат алырга һәм вакцинация үткәрүгә чиратка язылу өчен сырхауханәнең эпидемиология кабинетына (112), участок терапевтына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Үзең белән паспорт, медицина иминият полисы һәм СНИЛС булу мәҗбүри.
Үзегезне һәм якыннарыгызны COVID-19 дан саклагыз: прививка ясагыз!