Якты Күлдән тыл хезмәтчәне юбилее белән котлаулар кабул итә

2021 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

Якты Күл авылында яшәүче Диләфрүз Нуретдин кызы Фәйзуллина бу көннәрдә үзенең 90 яшьлеге уңаеннан күпсанлы котлаулар кабул итә.

Тыл хезмәтчәнен истәлекле дата белән район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин да котлады.

Алмаз Сәлимович тыл хезмәтчәненең әле дә оптимистик рухта булуына чиксез соклануын әйтте, Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы елларда фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре белдерде,  саулык-сәламәтлек теләде, шулай ук ул юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Яңа Иглай авыл җирлеге башлыгы Равил Фәйзуллин да чын күңелдән котлау сүзләре белән кушылды.

Яңа Иглай авылында туып-үскән Диләфрүз Нуретдин кызы бигрәк тә  хәзерге буын өчен үрнәк булырлык тормыш алып барган. Аның балачагы һәм яшьлеге безнең ил өчен авыр чорларга туры килгән. Сугыш вакытында, ул вакыттагы яшүсмерләр кебек үк, тылда олылар белән бер сафта эшли. Моның өчен «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнә. Соңыннан ул сыер савучы, пешекче булып хезмәт куя.

"Беркайчан да эштән курыкмадым, хәзер дә берәр нәрсә эшләргә омтылам да, әмма инде яшем ул түгел...", - диде ул кызгану белән. Якты Күлдә 1952 елдан бирле яши, ире Вәгыйз Фәйзуллин белән алты бала үстерәләр. Кызганычка каршы, өч баласы инде гүр иясе. Бүген Диләфрүз Нуретдин кызы 12 оныгы, 9 оныкчыгы һәм бер торыны уңышларына шатлана. Юбилей көнендә барлык туганнары һәм якыннары яңадан зур түгәрәк өстәл янына җыелдылар һәм нәселләренең ихтирамлы кешесенә изге теләкләрен җиткерделәр.  Диләфрүз апа: «Сабыр булыгыз! Ни генә булмасын, беркем белән дә әрләшмәгез!" – дип туганнары янында озак яшәвенең сере белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International