Нурлатның күп кенә укучылары бүген урамда салкын булу сәбәпле өйдә калдылар

2021 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

Күп кенә нурлатлыларның термометрлары бүген иртән -30 градустан түбән иде. Дөресрәге, Чулпан метеостанциясе мәгълүматлары буенча, иртәнге 8дә температура -37 булган.  Ә районыбызның кайбер торак пунктларында тагын да суык иде: әйтик, безгә Гайтанкинода яшәүче кеше җибәргән бер  фоторәсемдә  термометр -51 градусны күрсәтә, Аксумлада бераз «җылырак» -43 градус кына булган. Әлбәттә, мондый һава торышында күп кенә укучылар бүген өйләрендә калдылар.

Район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге рекомендацияләре буенча, температура күрсәткече -32 градустан түбән булганда, укучыларга дәресләрне калдырырга рөхсәт ителә.

«Ата-аналары балаларын өйдә калдыру мөмкинлеге булмаган укучылар өчен районның гомуми белем бирү учреждениеләре штат режимында эшли. Барлык дәресләр дә расписание буенча алып барыла, мәктәптә туклану саклана», – дип аңлатма бирде район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Рәхмәтуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International