Прокуратура көнендә - Нурлат телевидениесенә Рәхмәт хаты

2021 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

Бүген, 12 гыйнварда, прокуратура көнендә ТР прокуратурасы органнарының массакүләм мәгълүмат чараларында эшчәнлеген, законлылык һәм хокук тәртибен ныгытуга керткән өлешен объектив һәм һәрьяклап яктырткан өчен, Россия прокуратурасы оешуга 299 ел тулу уңаеннан Нурлат телевидениесенең иҗат коллективы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Бу чара республика прокуроры Илдус Нәфыйков катнашында Татарстан Республикасы прокуратурасы бинасында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International