Нурлат шәһәр прокуратурасы һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә

2021 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

Бүген - Россия Федерациясе прокуратурасы органнары оешканга 299 ел. Узган 2020 елда Нурлат шәһәре прокуратурасы тарафыннан 700 гә якын закон бозу очрагы ачыкланган.

«14 очракта без законлылыкны, шулай ук гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен торгызу максатларында судка мөрәҗәгать иттек», - диде Нурлат шәһәр прокуроры Сәйяр Зыятдинов Нурлат районы массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашу барышында.

Прокурор тикшерүләре материаллары буенча 4 җинаять эше кузгатылган, 50гә якын намуссыз вазыйфаи зат административ җаваплылыкка тартылган.

"Әмма прокуратураның максаты җәзалаудан бигрәк, хокук бозуларны профилактикалау. 2020 елда безнең тарафтан 60 вазыйфаи затка кисәтү ясалды. Бу профессионаллар командасының килешеп эшләве нәтиҗәсе», - дип билгеләп үтте шәһәр прокуроры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International