Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУнән 2021 елның 12 гыйнварында кич 18 сәгатьтән 13 гыйнвар көнне кич 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү килде.
2021 елның 13 гыйнварында:
Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемнәр көтелми. Җил көньяк-көнчыгыштан, 3-8 м/с тизлектә. Минималь температура төнлә һәм иртән -27...-30˚, аязганда -34˚; көндез максималь температура -21...-24˚ тәшкил итә. Юлларда бозлавык саклана.
һаваның түбән температурасы һәм бозлавык булу - гадәттән тыш хәл тууы өчен сәбәп булырга мөмкин.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:
Сак кына хәрәкәт итегез, ашыкмыйча гына, өслекнең тигезсезлеген исәпкә алып, бөтен табанга басыгыз. Өлкән кешеләргә резина аслы яки очланган шипылы махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр таеп китсәгез, егылу биеклеген киметү өчен чүмәшегез.
Ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә җәяүлеләр өчен билгеләнгән махсус урында гына урам аша чыгарга киңәш ителә.
Машина йөртүчеләргә:
Җәяүлеләргә киңәш ителә:
Архив фотосы.
Бәла-каза очрагындаһәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм "101,112" номерына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шалтыратулар стационарһәм кәрәзле телефоннардан тәүлек әйләнәсе һәм бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.