11 гыйнвардан 20 гыйнварга кадәр Нурлат шәһәрендә "Такси" профилактик операциясе уза. Бу чорда район автоинспекторлары пассажирлар ташу белән шөгыльләнүче машина хуҗаларын тикшерәчәк. Автомобильнең техник торышына, әлеге эшчәнлек төрен гамәлгә ашыруга лицензиягә, техник карауны үз вакытында узуга (такси өчен ул елына ике тапкыр булырга тиеш) һәм башкаларга аерым игътибар биреләчәк