Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУнән 2021 елның 11 гыйнварында кич 18 сәгатьтән 12 гыйнвар көнне иртәнге сәгать 10га кадәр метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү килде.
2021 елның 12 гыйнварында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:
Томан вакытында:
Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары йөртергә киңәш ителә.
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.
Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, кискен туктауларны булдырмаска кирәк. Туктау кирәк булса, тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз вакытында берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шул рәвешле сигнал биреп, Сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтергә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Барлык оптика төзек хәлдә булырга тиеш. Тукталышларда ерактан күренеп торучы жилет кулланырга.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә түбәндәгеләр киңәш ителә:
Җәяүлеләргә җәяүлеләр өчен билгеләнгән махсус урында гына урам аша чыгарга киңәш ителә.
Машина йөртүчеләргә:
Сак кына хәрәкәт итегез, ашыкмыйча гына, өслекнең тигезсезлеген исәпкә алып, бөтен табанга басыгыз. Өлкән кешеләргә резина аслы яки очланган шипылы махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр таеп китсәгез, егылу биеклеген киметү өчен чүмәшегез.
Ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә җәяүлеләр өчен билгеләнгән махсус урында гына урам аша чыгарга киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдында юл аша чыкмаска, чөнки юл тайгак булу сәбәпле, автомобильнең тормоз юлы шактый арта. Бары тик транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә. Киемдә яктылык кайтаргыч элементлар кулланырга.
Машина йөртүчеләргә:
Җәяүлеләргә киңәш ителә:
Бәла-каза очрагында ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм "101,112" номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар стационарһәм кәрәзле телефоннардан тәүлек әйләнәсе һәм бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.