Традиция буларак, ел башыннан эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре күләме артты. Пенсия фондының Нурлат районара идарәсе мәгълүматы буенча 6,3 процентка индексация үткәрелгән, өстәмә 929,31 сум тәшкил иткән.
Хәзерге вакытта районда 16657 пенсионер яши, шул исәптән 2441 е-хезмәт эшчәнлеген дәвам итә.
Аларның пенсиясенең уртача күләме 14742,52 сум тәшкил итә.