Аналитик һәм прогнозлы мәгълүмат «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кешенең уңай тормышы өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, «Челтәр компаниясе» АҖдән кергән белешмәләр нигезендә төзелде.
Начар метеорологик күренешләр фаразланмый
2021 елның 11 гыйнварына
10 гыйнвар көнне кичке 18 сәгатьтән алып 11 гыйнвар кичке 18 сәгатькә кадәр
Казанда:
Аязучан болытлы һава.
Бераз кар.
Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан 5-10 м/с.
Төнлә минималь температура һәм көндез максималь температура -15..-17˚, төнлә һәм иртән аязганда -20˚ка кадәр.
Юлларда урыны белән кар көртләре, бозлавык саклана.
Идел алды һәм Көнбатыш Кама буе буенча:
Аязучан болытлы һава.
Бераз кар.
Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан 5-10 м/с, төнлә урыны белән 13 м/с ка кадәр.
Төнлә минималь температура һәм көндез максималь температура -14..-19˚, төнлә һәм иртән аязганда -23˚ка кадәр.
Юлларда урыны белән кар көртләре, бозлавык саклана.
Көнбатыш Кама аръягы буенча:
Аязучан болытлы һава.
Бераз, төнлә урыны белән бераз көчәючән, кар көтелә.
Төнлә кайбер районнарда буран.
Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан 5-10 м/с, төнлә урыны белән 13 м/с ка кадәр.
Төнлә минималь температура һәм көндез максималь температура -14..-18˚.
Юлларда урыны белән кар көртләре, бозлавык саклана.
Көнчыгыш Кама аръягы һәм Кама аръягы буенча:
Аязучан болытлы һава.
Төнлә, шулай ук көндез бераз кар.
Төнлә кайбер районнарда буран.
Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан 5-10 м/с, төнлә урыны белән 13 м/с ка кадәр.
Төнлә минималь температура һәм көндез максималь температура -14..-19˚, төнлә һәм иртән аязганда -23˚ка кадәр.
Юлларда урыны белән кар көртләре, бозлавык саклана.
2.Гидрологик хәл
Куйбышев сусаклагычында Югары Ослан торак пункты янында су биеклеге 50,50 м ( -2 см), югары критик дәрәҗә билгесе 54,24 м.
Түбән Кама сусаклагычында Яр Чаллы шәһәре янында су биеклеге 63,27 м (+8 см), югары критик дәрәҗә билгесе 65,9 м.
Түбән Кама ГЭСында түбән бьефның дәрәҗәсе 50,80 м (+4 см), югары критик дәрәҗә билгесе 60 м.
Дүрт боз кичүе эшли.
3.Гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу фаразы.
3.1. Гадәттән тыш хәлләрнең табигый-техноген чыганаклары
Фаразлана торган метеорология күренешләренә һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүгә бәйле рәвештә һәм федераль, региональ һәм җирле әһәмияттәге трассаларда статистик мәгълүматларны анализлауны исәпкә алып, юл-транспорт һәлакәтләренә бәйле һәлакәтләр һәм гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү ихтималы арта.
3.2. Гадәттән тыш хәлләрнең техноген чыганаклары
Бәйрәм фейерверклары үткәрү урыннарында, пиротехник эшләнмәләр штаттан тыш эшләгәндә, снарядларның тамашачыларга эләгүе, куркыныч зона чикләрендә эшләнмәнең һавада янып бетмәгән элементларның төшү куркынычы бар.
Махсус билгеләнмәгән саклау һәм сату урыннарында яңа ел пиротехниксыа шартлаулары белән бәйле вакыйгалар барлыкка килү ихтималы бар.
Пиротехниканы куллану һәм сыйфатсыз пиротехника куллану кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә, халык арасында җәрәхәтләнү һәм пешүләр куркынычы, бигрәк тә пиротехника куллану өчен әзерләнмәгән урыннарда объектларның куркыныч зона чикләрендә зарарлану куркынычы саклана
Фаразланган метеорологик күренешләр, шулай ук аварияләрнең сезонлы артуы, электр челтәрләре, коммуналь челтәрләрнең искерүе сәбәпле, энергетика һәм торак-коммуналь хуҗалык объектларында (суүткәргеч һәм канализация челтәрләре, җылылык, электр һәм газ белән тәэмин итү системалары) һәлакәтләр барлыкка килү ихтималы арта.
Фаразлана торган метеорология күренешләре, шулай ук янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү, мич һәм электр җиһазларының төзексезлеге, ут белән саксыз эш итү сәбәпле, техноген янгыннарның барлыкка килү куркынычы арта.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 25 ноябрендәге 1062 номерлы карары белән Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 20 декабреннән 2021 елның 10 гыйнварына кадәр янгынга каршы махсус режим билгеләнгән.
«Татарстан Республикасы территориясендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча өстәмә чаралар, көнкүрештә янгыннар санын киметү һәм аларда кешеләр үлемен киметү турында» 06.01.2021 № 01-21-р номерлы Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм ОПБ комиссиясе күрсәтмәсе расланган.
Торак секторда газ җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә көнкүреш газы шартлау ихтималы бар.
Технологик режимны бозу һәм куркынычсызлык техникасын үтәмәү нәтиҗәсендә потенциаль куркыныч һәм җитештерү объектларында авария хәлләренең барлыкка килү куркынычы саклана.
3.3. Гадәттән тыш хәлләрнең биологик-экологик һәм социаль чыганаклары.
Халык арасында туңу һәм өшү очраклары булу, шулай ук санитар-эпидемиологик хәлнең начараюы ихтималы бар.
Кешеләрнең, мичне һәм газ җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозган очракта, яисә аларның төзек булмавы аркасында, шулай ук гаражларда автомобильләрдән файдаланганда куркынычсызлык чараларын үтәмәгән очракта сөрем газы белән агулану ихтималы саклана.
COVID-19 коронавирус инфекциясе белән авыруның яңа очракларын ачыклау ихтималы саклана.
2020 елның 19 декабрендә Алабуга муниципаль районының Танай авыл җирлеге территориясендә унике кыргый кабан үләксәсе табылган. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының КЧС һәм ОПБның 2020 елның 20 декабрендә кабул ителгән 16-20 номерлы «Алабуга муниципаль районы территориясендә африка чумасы вирусының таралуын кисәтү чаралары турында» карары нигезендә муниципаль район территориясендә югары әзерлек режимы кертелде.
2020 елның 25 декабрендә Зәй муниципаль районының Багряж һәм Карамалы аучылык хуҗалыгы территориясендә африка чумасы геномы очраклары ачыкланды. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының КЧС һәм ОПБның 2020 елның 25 декабрендә кабул ителгән 32 номерлы 25.12.2020 «Зәй муниципаль районы территориясендә африка чумасы вирусының таралуын кисәтү чаралары турында» карары һәм Зәй муниципаль районы Башлыгының 25.01.2020 ел № 223 карары белән белән муниципаль район территориясендә югары әзерлек режимы кертелде.
Татарстан Республикасы дәүләт ветеринария хезмәте тарафыннан, инфекция табылу факты буенча, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 31.05.2016 ел, №213 «Дуңгызларда африка чумасы очракларын таратуга һәм бетерүгә юнәлдерелгән профилактик, диагностик, чикләү һәм башка чараларны гамәлгә ашыру, карантин һәм башка чикләүләрне билгеләү һәм бетерү кагыйдәләрен раслау турында» боерыгы нигезендә, оештыру-хуҗалык һәм ветеринария-санитария чаралары үткәрелә.
4. Тәкъдим ителә торган мөһим чаралар:
Федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнарына, Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарына, җирле үзидарә органнарына, ведомстволар һәм оешмалар җитәкчеләренә тәкъдим итәргә:
5. Үткән тәүлектә метеорологик хәл турында.
Үткән тәүлеккә уңайсыз метеорологик күренешләр: бозлавык, юлларда бозлавык, кар көртләре, урыны белән буран фаразланган иде. Фараз акланды.
Үткән тәүлектә ТР территориясендә карлы, төнлә көнбатыш районнарда көчле карлы, болытлы һава торышы күзәтелде. Кайбер районнарда бозлавык һәм томан, төнлә урыны белән буран чыкты.
Һаваның максималь температурасы кичә көндез -4..-7˚, бүген төнлә минималь температуралар -5-8˚ тәшкил итте.