Нурлат районы авылларында борынгы традицияләрне яңарталар

2021 елның 10 гыйнвары, якшәмбе

Быел да Мамык авылы халкы Изге багулар атнасында костюмнар киеп урамнар буйлап төнге тамашага чыкты, коляда такмаклары әйттеләр, татлы күчтәнәчләр җыйдылар,  өй хуҗаларына җавап итеп мул уңыш һәм гаилә иминлеге теләделәр. 

Биредә борынгы традицияләрне һәм йолаларны торгызуга зур игътибар бирәләр, ел саен халык изге бәйрәмнәрне билгеләп үтү программасын онытылган рус фольклорының яңа элементлары белән баета. Багу атнасы җиткәч, изге күрәзә ясап карау турында да онытмыйлар. Әйтик, быел Нурлат районы Рус милли-мәдәни берләшмәсе һәм Мамык авылы «Нефтяник» мәдәният йорты хезмәткәрләре бергәләп татлы прәнннекләрдә багулар үткәрделәр.

  • Бу махсус әзерләнгән печенье – йорт хайваннары сурәте рәвешендә пешерелгән прәннек, алар байлык, кияүгә чыгу, уңыш, юлны символлаштыра,-дип аңлатты безгә районның Рус милли-мәдәни берләшмәсе җитәкчесе Юлия Магарина.
  • «Бу прәннекләр сезгә күп нәрсә турында сөйләр! Кемгәдер-өй, кемгәдер-юл... кем әле язмыш турында белергә тели? Биредә бөтен кешегә дә татлы печенье җитәрлек! Сиңа да! Сиңа да!» такмак - санамышларын әйтеп, кызлар яулык белән капланган кәрҗиннән печенье тартып чыгара, соңыннан барысы да бергә кемне нәрсә көтәчәген фаразлыйлар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International