Нурлат гимназиясенең Яшь армиячеләре шәһәрнең истәлекле урыннары территориясен тәртиптә тоталар

2021 елның 10 гыйнвары, якшәмбе

Яңа ел каникулларына карамастан, шәһәр гимназиясенең яшь армия отряды эшсез утырмый. Алар өчен үзәк парктагы мемориаль комплекс территориясен карап тәртиптә тоту традициягә әверелде.

Узган шимбәдә дә алар отряд җитәкчесе Илнур Әмиров җитәкчелегендә сугышчы-интернационалистларга куелган һәйкәл тирәсен кардан чистарттылар.

«Гимназиядә үсеп килүче яшь буынны патриотик тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Моңа батырлык дәресләре, ярышлар, конкурслар һәм, шул исәптән, менә шундый акцияләр керә. Бу эшләр - үз тормышларын сугыш кырында корбан иткән кешеләр истәлегенә эшләгәннең иң азы гына» , - дип билгеләп үтте Илнур Әмиров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International