Урта Камышлы мәдәният йорты коллективы мәдәни-массакүләм чараларда авыл халкын берләштерде. Моңа кадәр алар барысы бергә күңелле итеп Раштуаны каршы алдылар. Ә хәзер коляда әйтеп йөрү вакыты җитте. Шушы көннәрдә "Такмак әйтеп киләмен, капкаңны ач, керәмен" исемле уеннар һәм тарихка экскурсия ясау белән үрелгән чара үткәрелде. Әлеге уеннарда карты да, яше дә катнашты. Мондый кызыклы чаралар уздыру халыкның гореф-гадәтләрен сакларга ярдәм итә.