Нурлатта яшәүче Һәдия Сафиулла кызы Гатауллина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2021 елның 8 гыйнвары, җомга

Район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән аны ярдәмчесе Рузил Гыйләҗев өенә барып котлап, Россия Президентының котлау хатын тапшырды.

7 гыйнвар көнне озын гомерле әбинең юбилеена аның күп санлы гаиләсе: 5 баласы, 20 оныгы һәм 27 оныкчыгы җыелды.

Һәдия Гатауллинатумышы белән Ульян өлкәсенең Морат авылыннан. Ире Ибраһим белән матур гаилә корып, озын һәм бәхетле гомер кичерәләр,9 бала тәрбиялиләр. Бүгенге көндә 5 баласы исән – сау. Юбилее көнендә Һәдия әбинең өендә алма төшәрлек тә урын калмаган иде, дисәк ялгыш булмас. Барлык балалары, туганнары җыелган. Зур гаиләдә әбине көр кәефле булуы, тормышны яратуы өчен хөрмәт итәләр. Олы яшьтә булуына да карамастан, Һәдия әбинең яшәү дәрте ташып тора, планнары да байтак. Шуларның берсе – туган якларына кайтып, балачагы узган сукмаклардан  кабат әйләнеп килү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International