Раштуа көннәренең шатлыгын арттыру өчен Нурлат благочиниесе руханилары якшәмбе мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр өчен бәйрәм чарасы оештырды. Ул гадәт буенча Халыклар дуслыгы йортында узды.
Кунакларга сәламләү сүзе белән Нурлат районы благочинные иерей Сергий Егоров мөрәҗәгать итте. Аннары якшәмбе мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр Раштуа бәйрәме турында театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр.
Балаларның сөенечле, игелекле йөзләре һәм саф йөрәкләре чын бәйрәм атмосферасы тудырды. Сабыйлар, бер-бер артлы сәхнәгә чыгып, тамашачыларны, Изге Гайсә туу могҗизасын танытып, үзләренең талантлары белән сөендерделәр.
Тамашадан соң уеннар һәм конкурслар башланды, балалар татлы бүләкләр алдылар.