һава торышының салкын булуына һәм көчле җилгә карамастан, Нурлатта яшәүчеләр һәм район кунаклары шәһәрнең Үзәк мәйданында вакытларын күңелле үткәрделәр.
Бүген "Театр" скверында Раштуага багышланган концерт һәм саф һавада кызыклы уеннар белән бәйрәм программасы оештырылды.
Нурлат халкы күп кенә раштуа уеннарында актив катнашты, күңел ачты һәм биеде. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, православие тематикасына багышланган күп конкурсларда халык бик шатланып катнашты.
Моннан тыш, бәйрәмнең барлык катнашучылары да матур концерт карап ләззәт алдылар, җирле үзешчән сәнгать артистлары уңай эмоцияләр һәм күтәренке кәеф бүләк иттеләр.