2021 елның 5-6 гыйнварында Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә дзюдо һәм самбо буенча традицион Раштуа турниры булып узды. Самат Ибраһимов самбо буенча турнирда 3 урынны яулады (тренеры Кәбиров А. З.).
Саматны һәм аның тренерын уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз, аларга шулай ук киләчәктә дә уңышлар һәм спорт өлкәсендә яңа җиңүләр телибез.