Аналитик һәм прогнозлы мәгълүмат «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кешенең уңай тормышы өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, «Челтәр компаниясе» АҖдән кергән белешмәләр нигезендә төзелде.
Метеорологик фараз
Начар метеорологик күренешләр фаразланмый
2021 елның 8 гыйнварына
7 гыйнвар көнне кичке 18 сәгатьтән алып 8 гыйнвар кичке 18 сәгатькә кадәр
Казанда:
Болытлы.
Бераз кар, төнлә урыны белән кар.
Аерым районнарда җиңелчә буран.
Көньяктан, көньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 м/с тизлектә җил.
Төнлә һаваның минималь температурасы -10..-12˚.
Көндез максималь һава температурасы -4...-6˚.
Юлларда бозлавык.
Идел алды һәм Көнбатыш Кама буе буенча:
Болытлы.
Бераз кар, төнлә урыны белән кар.
Аерым районнарда җиңелчә буран.
Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан секундына 6-11 метр, көндез урыны белән 13 метрга кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -9..-12˚.
Көндез максималь һава температурасы -4...-7˚.
Юлларда бозлавык.
Көнбатыш Кама аръягы буенча:
Болытлы.
Бераз кар, төнлә урыны белән кар.
Аерым районнарда җиңелчә буран.
Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан секундына 6-11 метр, көндез урыны белән 13 метрга кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -10..-13˚.
Көндез максималь һава температурасы -5...-8˚.
Юлларда бозлавык.
Көнчыгыш Кама аръягы һәм Кама аръягы буенча:
Болытлы.
Бераз кар, төнлә урыны белән кар.
Аерым районнарда җиңелчә буран.
Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан секундына 6-11 метр, көндез урыны белән 13 метрга кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -11..-14˚.
Көндез максималь һава температурасы -6...-9˚.
Юлларда бозлавык.
2.Гидрологик хәл
Куйбышев сусаклагычында Югары Ослан торак пункты янында су биеклеге 53,94 м ( 0 см), югары критик дәрәҗә билгесе 54,24 м.
Түбән Кама сусаклагычында Яр Чаллы шәһәре янында су биеклеге 63,16 м (+2 см), югары критик дәрәҗә билгесе 65,9 м.
Түбән Кама ГЭСында түбән бьефның дәрәҗәсе 51,07 м (+4 см), югары критик дәрәҗә билгесе 60 м.
Дүрт боз кичүе эшли.
3. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу фаразы.
3.1. Гадәттән тыш хәлләрнең техноген чыганаклары.
Бәйрәм фейерверклары үткәрү урыннарында, пиротехник эшләнмәләр штаттан тыш эшләгәндә, снарядларның тамашачыларга эләгүе, куркыныч зона чикләрендә эшләнмәнең һавада янып бетмәгән элементларның төшү куркынычы бар.
Махсус билгеләнмәгән саклау һәм сату урыннарында яңа ел пиротехниксыа шартлаулары белән бәйле вакыйгалар барлыкка килү ихтималы бар.
Пиротехниканы куллану һәм сыйфатсыз пиротехника куллану кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә, халык арасында җәрәхәтләнү һәм пешүләр куркынычы, бигрәк тә пиротехника куллану өчен әзерләнмәгән урыннарда объектларның куркыныч зона чикләрендә зарарлану куркынычы саклана
Фаразланган метеорологик күренешләр, шулай ук аварияләрнең сезонлы артуы, электр челтәрләре, коммуналь челтәрләрнең искерүе сәбәпле, энергетика һәм торак-коммуналь хуҗалык объектларында (суүткәргеч һәм канализация челтәрләре, җылылык, электр һәм газ белән тәэмин итү системалары) һәлакәтләр барлыкка килү ихтималы арта.
Фаразлана торган метеорология күренешләре, шулай ук янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү, мич һәм электр җиһазларының төзексезлеге, ут белән саксыз эш итү сәбәпле, техноген янгыннарның барлыкка килү куркынычы арта.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 25 ноябрендәге 1062 номерлы карары белән Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 20 декабреннән 2021 елның 10 гыйнварына кадәр янгынга каршы махсус режим билгеләнгән.
Торак секторда газ җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә көнкүреш газы шартлау ихтималы бар.
Технологик режимны бозу һәм куркынычсызлык техникасын үтәмәү нәтиҗәсендә потенциаль куркыныч һәм җитештерү объектларында авария хәлләренең барлыкка килү куркынычы саклана.
3.2. Гадәттән тыш хәлләрнең биологик-экологик һәм социаль чыганаклары.
Халык арасында туңу һәм өшү очраклары булу, шулай ук санитар-эпидемиологик хәлнең начараюы ихтималы бар.
Кешеләрнең, мичне һәм газ җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозган очракта, яисә аларның төзек булмавы аркасында, шулай ук гаражларда автомобильләрдән файдаланганда куркынычсызлык чараларын үтәмәгән очракта сөрем газы белән агулану ихтималы саклана.
COVID-19 коронавирус инфекциясе белән авыруның яңа очракларын ачыклау дәвам итә.
2020 елның 19 декабрендә Алабуга муниципаль районының Танай авыл җирлеге территориясендә унике кыргый кабан үләксәсе табылган. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының КЧС һәм ОПБның 2020 елның 20 декабрендә кабул ителгән 16-20 номерлы «Алабуга муниципаль районы территориясендә африка чумасы вирусының таралуын кисәтү чаралары турында» карары нигезендә муниципаль район территориясендә югары әзерлек режимы кертелде.
2020 елның 25 декабрендә Зәй муниципаль районының Багряж һәм Карамалы аучылык хуҗалыгы территориясендә африка чумасы геномы очраклары ачыкланды. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының КЧС һәм ОПБның 2020 елның 25 декабрендә кабул ителгән 32 номерлы 25.12.2020 «Зәй муниципаль районы территориясендә африка чумасы вирусының таралуын кисәтү чаралары турында» карары һәм Зәй муниципаль районы Башлыгының 25.01.2020 ел № 223 карары белән белән муниципаль район территориясендә югары әзерлек режимы кертелде.
Татарстан Республикасы дәүләт ветеринария хезмәте тарафыннан, инфекция табылу факты буенча, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 31.05.2016 ел, №213 «Дуңгызларда африка чумасы очракларын таратуга һәм бетерүгә юнәлдерелгән профилактик, диагностик, чикләү һәм башка чараларны гамәлгә ашыру, карантин һәм башка чикләүләрне билгеләү һәм бетерү кагыйдәләрен раслау турында» боерыгы нигезендә, оештыру-хуҗалык һәм ветеринария-санитария чаралары үткәрелә.
4. Тәкъдим ителә торган мөһим чаралар:
Федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнарына, Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарына, җирле үзидарә органнарына, ведомстволар һәм оешмалар җитәкчеләренә тәкъдим итәргә:
5. Үткән тәүлектә метеорологик хәл турында.
Узган тәүлектә начар метеорологик күренешләр ихтималы сакланды: бозлавык, томан, юлларда бозлавык һәм кар көртләре. Фараз өлешчә акланды.
Узган тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә явым-төшемсез аз болытлы һава торышы күзәтелде, төнлә көнбатыш районнарда кар яуды, урыны белән бозлавык һәм 15 м/с ка кадәр көчле җил булды.
Һаваның максималь температурасы кичә көндез -6..-12˚, бүген төнлә минималь температуралар -11.-18˚ тәшкил итте.