Изге китапта сүрәтләнгән тылсымлы көй астында изге юлаучыларның якты йолдыз күрсәткән юл белән Изге сабыйга баш ияргә ашыгулары кебек, православие динендәге нурлатлылар да Раштуа төнендә Аллаһы йортына баш ияргә ашыктылар, чиркәүләргә бәйрәм гыйбадәтенә җыелдылар.
Изге Серафим Саровский гыйбадәт йортына килүчеләр дә зур шатлык һәм сөенеч хисләре белән бәйрәмне каршылый. Һәр православие динле шәһәрдәшебез күңелендә яхшылык һәм бәхет өмет итү хисләре яши.
Тантаналы литургияне гыйбадәт йорты башлыгы протоиерей Владимир Борков алып барды, аңа иерей Владимир Стекольщиков кушылды.
Руханилар халыкка изге теләкләре белән мөрәҗәгать итеп, Мәскәү һәм бөтен Россия Патриархы Кириллның котлавын тапшырдылар.