Алмаз Әхмәтшин барлык православие динендәге нурлатлыларны Раштуа бәйрәме белән котлый

2021 елның 6 гыйнвары, чәршәмбе

Барлык православие динендәге нурлатлыларны Раштуа бәйрәме белән котлыйм!

Раштуа бәйрәме элек-электән иң якты һәм шатлыклы бәйрәмнәрнең берсе булып санала - бу өмет, дин, бөтен христиан дөньясы өчен яхшылык символы.

Бүгенге көндә халык гореф-гадәтләре аеруча әһәмияткә ия. Безнең көннәрдә дин җәмгыятьнең рухи нигезләрен ныгытуда зур роль уйный, кешеләрнең фикерләрен югары әхлакый кыйммәтләргә юнәлдерә. Нурлат муниципаль районында төрле дин һәм конфессия вәкилләре дус-тату яши, һәм безнең өчен дини бәйрәмнәрне бердәм зур бер гаилә белән билгеләп үтү күркәм традициягә әверелде. Бу көннәрдә һәр йорт күңел җылысы һәм мәхәббәт белән тулсын, ә бәйрәм мәрхәмәт, якыннарга игътибар, берләшү һәм иҗат итү өчен рухи көч чыганагы булып торсын. Хөрмәтле нурлатлылар, сезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, барлык башлангычларыгызда уңышлар, тынычлык һәм иминлек телим.

Нурлат муниципаль районы Башлыгы                       Алмаз Әхмәтшин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International