Инде традициягә әверелгән "Иң яхшысы" балалар иҗаты бәйгесе быел өченче тапкыр үткәрелде. Анда 19 яшь нурлатлы үз көчләрен сынап карарга һәм үз таланты белән шаккатырырга теләк белдерде. "Киләчәк" иҗат үзәге директоры Эльмира Лещенко сүзләренә караганда, конкурс нәкъ менә кышкы каникулларда районның гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары һәм "Киләчәк"иҗат үзәгендә шөгыльләнүче балаларның иҗади сәләтләрен арттыру максатыннан үткәрелә.
"Инде өченче тапкыр әлеге бәйге үзенең көр кәеф бүләк итүе белән сөендерә һәм яңадан безнең сәхнәдә нәни йолдызчыклар кабына. Балалар үз сәләтләрен төрле номинацияләрдә күрсәттеләр: кемдер җырлады яки биеде, шигырь сөйләде, музыка уен коралларында уйнады, берәүләр үзе җыйган динозаврларын күрсәтте, икенчеләре конструктор, уенчыклар җыя, авто логотиплары белән кызыксына. Әле тагын акробатика, нәфис һәм спорт гимнастикасы, самбо һәм спортның башка төрләре белән шөгыльләнә, - дип билгеләп үтте Эльмира Ринатовна.
Компетентлы жюри бәйге нәтиҗәләр буенча, киләчәктә артист булырга хыялланучы Ислам Ишматовны җиңүче дип билгеләде.
Иң соңында барлык яшь талантлар да дипломнар һәм Кыш бабайдан бүләкләр алдылар, ә җиңүчегә “Иң яхшысы” медале тапшырылды.