Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2021 елның 5 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 5 гыйнварында кич 18 сәгатьтән 6 гыйнвар кич 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү. Аязучан болытлы, төнлә бераз кар, көндез явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлектә. Төнлә һаваның минималь температурасы -8..-12˚. Көндез максималь һава температурасы -7..-10˚. Юлларда - урыны белән кар көртләре, бозлавык саклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International