Нурлатта кышкы балыкчылык буенча беренче фестиваль-ярыш узды

2021 елның 5 гыйнвары, сишәмбе

Нурлатта кышкы балык тоту буенча фестиваль-ярыш уздыру традициягә әверелергә мөмкин.

Кышкы балык тоту буенча ярышларда кече яшьтән  алып өлкәннәргә  кадәр 55 балыкчы катнашты: иң яшь балыкчыга – 8, иң тәҗрибәле балыкчыга-67 яшь. Ә чарада катнашучылар тагын да күбрәк иде. Аларны Нурлат муниципаль районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин сәламләде. Ул катнашучыларны яңа ел белән котлады, теләкләрен җиткерде. Алмаз Әхмәтшин билгеләп үткәнчә, нурлатлыларның яңа ел каникуллары актив уза: балалар һәм өлкәннәр күңел ачсын, аралашсын өчен шәһәрдә 8 мәйданчык оештырылган, аларда чыршылар, таулар куелган. Ә хәзер - кышкы балык тоту буенча фестиваль-ярыш та. "Балык-фест" - ул Нурлат өчен уникаль исем. Аны беренче тапкыр оештырдык, ул традициягә әверелер дип өметләнәбез», – дип билгеләп үтте Алмаз Әхмәтшин һәм Казаннан килгән кунакларга, аниматорларга, җирле үзешчән артистларга, оештыручыларга рәхмәт сүзләре җиткерде. Чарада катнашучыларны шулай ук Россиянең спорт мастеры, I категорияле судья, ТР балыкчылык спорты федерациясе президенты Олег Гарипов та сәламләде.

Биредә шулай ук, балыкчылык бәйрәмен оештыруга керткән өлешләре, балыкчылык спортын популярлаштыру буенча актив эшләре өчен, шәхси эшмәкәр Гүзәл Хәсәнҗановага, Ринат Хәмидуллинга («Флортек Наследие» ҖЧҖ) һәм Давлатҗан Хувайдуллаевка («Нурлат Балык»СПСК) район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин Рәхмәт хатлары тапшырды.

Шунда ук сулык территориясендә спорт ярышлары да, тюбингта шуу да, теләүчеләр өчен  прокатка алып чаңгыда шуарга мөмкин иде, казанда пылау пеште, самавыр кайнады, шашлык кызды… Гомумән алганда, ярышлар гаилә бәйрәме буларак узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International