ТАССРның 100 еллыгына багышланган юбилей басмасы сугыш ветеранының туган көненә кадерле бүләк булды.
Нурлат районында Бөек Ватан сугышында катнашкан 11 ветеран яши. Бүген аларның берсе - Чулпан авылы һәм районның хөрмәтле кешесе Каим Сәмигулла улы Сәмигуллин 96 яшьлеген билгеләп үтә. Бу вакыйга белән ветеранны иртәдән Нурлат муниципаль районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин котлады, җылы теләкләр белән бергә Каим Сәмигулла улына ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында чыгарылган бүләк басмасын тапшырды. Биредә бу истәлекле елның якты вакыйгалары чагылыш тапкан, алар арасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Каим Сәмигулла улына “ТАССР оешуга 100 ел” истәлек билгесе һәм Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медален тапшыру мизгеле сурәтләнгәне дә бар. Бу фоторәсем узган елның февралендә ясалган булган. «Туган көнемдә шундый кыйммәтле бүләк алуга бик шатмын», - дип район Башлыгына рәхмәтен белдерде Каим Сәмигулла улы.
Чәй өстәле артында ветеран үзе үткән сугышчан юлы турында хатирәләре белән уртаклашты. Аны 1943 елда армиягә алалар. Орловск-Курск дугасында сугышта катнаша, аннары Брянск фронтының 242 полкы Карачай укчылар дивизиясендә сугыша. Брянск өчен барган сугышларда авыр яралана һәм аягын югалта. Сугыш кырларында күрсәткән батырлыклары һәм кыюлыгы өчен сугышчан бүләкләр белән билгеләп үтелгән. Җиңүнең 76 еллыгы елын ул күтәренке кәеф белән каршы ала, газета һәм телевидение аша район, республика, ил яңалыкларын күзәтеп бара, тарих белән кызыксына. Быел да ураза тотарга ниятли, авыл мәчетендә җомга намазын да калдырмый. Хәзер юл да проблема түгел: узган ел республика программасы буенча аны ветеран йортына кадәр үк салганнар.