Нурлатлыларны республика территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтәләр

2021 елның 4 гыйнвары, дүшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән 2021 елның 4 гыйнварында кич 18 сәгатьтән 5 гыйнварда кич 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү килде.

2021 елның 5 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:

  • төнлә һәм көндез бозлавык;
  • юлларда бозлавык, урыны белән кар боткасы;
  • төнлә урыны белән көчле җил.

 

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:

  •  

Сак кына хәрәкәт итегез, ашыкмыйча гына, өслекнең тигезсезлеген исәпкә алып, бөтен табанга басыгыз. Өлкән кешеләргә резина аслы яки очланган шипылы махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр таеп китсәгез, егылу биеклеген киметү өчен чүмәшегез.

 

Ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.

 

Җәяүлеләргә җәяүлеләр өчен билгеләнгән махсус урында гына урам аша чыгарга киңәш ителә.

 

Машина йөртүчеләргә:

 

  1. Автомобиль белән  идарә иткәндә мондый шартларда юл күчешләреннән, узып китүләрдән, кызу барудан баш тартырга;
  2. Автомобильнең техник төзеклегенә, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә;
  3. Кискен туктауларны булдырмаска кирәк. Туктарга кирәк булса, тизлекне салмак кына киметергә кирәк;
  4. Тормоз вакытында берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шул рәвешле сигнал биреп, Сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтергә;
  5. Барлык оптика төзек хәлдә булырга тиеш;
  6. Хәрәкәт җанлы урыннарда, мәктәпләр янында, юл чатларында һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда һәм сөзәк урыннарда куркынычсызлыкны тәэмин итүче тизлек белән хәрәкәт итәргә.

 

Җәяүлеләргә киңәш ителә:

 

  1. Урамнар һәм юлларны аркылы чыкканда игътибарлы булырга;
  2. Җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына урам аркылы чыгарга, шуны истә тотарга кирәк: начар күренү һәм юлның тайгак   булуы сәбәпле, машина йөртүчегә транспорт чарасын туктату өчен күбрәк вакыт кирәк;
  3. Юл аша чыгу өчен, мөмкин булганча, җир өсте яисә җир асты җәяүлеләр кичүләреннән  файдаланырга;
  4. Трассада хәрәкәт итүче транспорт алдыннан каршы якка чыкмаска;
  5. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә.

 

Томан вакытында:

Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары йөртергә киңәш ителә.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.

Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, кискен туктауларны булдырмаска кирәк. Туктау кирәк булса, тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз вакытында берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шул рәвешле сигнал биреп, Сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтергә.  Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Барлык оптика төзек хәлдә булырга тиеш. Тукталышларда ерактан күренеп торучы жилет кулланырга.

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

 

Җәяүлеләргә түбәндәгеләр киңәш ителә:

 

  1. Урамнар һәм юлларны аркылы чыкканда игътибарлы булырга;
  2. Җәяүлеләр өчен билгеләнгән  махсус урында гына урам аша  чыгарга;
  3. Юл аша чыгу өчен, мөмкин булганча, җир өсте яисә җир асты җәяүлеләр кичүләреннән  файдаланырга;
  4. Трассада хәрәкәт итүче транспорт алдыннан каршы якка чыкмаска;
  5. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә;
  6.  Ерактан яхшы күренүчән жилет кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементлар беркетергә.

Җәяүлеләргә җәяүлеләр өчен билгеләнгән махсус урында гына урам аша чыгарга киңәш ителә.

 

Машина йөртүчеләргә:

 

  1. Автомобиль белән идарә иткәндә мондый шартларда юл күчешләреннән, узып китүләрдән, тизлекне арттырудан баш тартырга;
  2. Автомобильнең техник төзеклегенә, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә;
  3. Кискен туктауларны булдырмаска кирәк. Туктау кирәк булса, тизлекне салмак кына киметергә;
  4. Тормоз вакытында берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шул рәвешле сигнал биреп, арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтергә;
  5. Барлык оптика төзек хәлдә булырга тиеш;
  6. Хәрәкәт җанлы урыннарда, мәктәпләр янында, юл чатларында һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда һәм сөзәк урыннарда куркынычсызлыкны тәэмин итүче тизлек белән хәрәкәт итәргә.

 

 

 

  1. Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм  "101,112" номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар стационар  һәм кәрәзле телефоннардан тәүлек әйләнәсе һәм бушлай кабул ителә.

 

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

Архив фотосы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International