Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин «Нурлат сөте» ҖЧҖ Иске Чаллы бүлекчәсендә булды. Бу хуҗалыкта 5000 баштан артыграк эре мөгезле терлек исәпләнә, шуларның яртысына якыны – Иске Чаллы бүлекчәсендә, һәм 1954 баш савым сыерының 900 башы - шулай ук биредә асрала. «Бүгенге көндә биредә һәр сыерга тәүлеклек савым 20 литр тәшкил итә. Безнең алда быел нәтиҗәләрне 25-30 литрга кадәр арттыру бурычы тора. Бу чынга ашмаслык түгел, мөмкинлекләр бар», - диде хуҗалык директоры Фәнис Вәлиев.
Алмаз Әхмәтшин бүлекчәнең кулланылыштагы терлекчелек биналарында да, яңа төзелгән биналарында да булды, алар монда өчәү, шуларның берсе - 12 башка исәпләнгән чит ил җайланмасы урнаштырылган савым залы.
Шулай ук, бүлекчәдә 1000 баш эре мөгезле терлеккә исәпләнгән симертү мәйданчыгы бар, анда әлегә 800 баш терлек асрала.