Нурлатта бәйрәм көннәре алдыннан алып барылган профилактик эш нәтиҗәсендә, яңа ел башыннан район территориясендә янгын чыгуның бер генә очрагы да күзәтелмәде.
Яңа ел каникулларының бишенче көне Нурлат коткаручылары өчен чираттагы тыныч көн булды. «Әлегә барысы да яхшы. Яңа ел төнендә һәм аннан соңгы көннәрдә район территориясендә янгыннар булмады. Күз генә тимәсен» - дип уртаклашты районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге өлкән инспекторы Альмарис Талипов.
Һәм бу очраклы хәл түгел. Чөнки районда объектларда, торак пунктларда янгыннарны кисәтүгә буенча эш алдан ук алып барылды.