Нурлатта Төньяк микрорайоны янындагы сулыкта кышкы балык тоту буенча «БАЛЫК-FEST» район фестиваль-ярышлары узачак. Бу чара беренче тапкыр уздырыла, нурлатлылар, әлбәттә, монда бик актив катнашачаклар. Район халкы арасында кышкы балык тотуны яратучылар да күп, алар үз осталыкларын гына күрсәтеп калмыйча, балык тоту белән яңа гына мавыгучыларга мастер-класс та күрсәтә алачаклар. Шулай булгач, бу мөмкинлектән файдаланып калыйк һәм иртәгә иртәнге 10.00 сәгатьтә карьерга җыелыйк. Иң мөһиме - үзебез белән күбрәк уңай кәеф алырга онытмыйк!