Нурлат муниципаль районы Башлыгы призына икенче көн волейбол турниры уза.Кичә төп трофей өчен кызлар командалары көрәште, бүген волейбол мәйданчыгына район мәктәпләре укучылары һәм аграр техникумда белем алучы егетләркомандалары чыкты. «Бүгенге турнирда 9 команда катнаша», - дип хәбәр иттеләр оештыручылар.
Турнир М.Е. Сергеев исемендәге Нурлат гимназиясенең ике спорт залында уза. Җиңүчеләрне һәм призерларны кубоклар, грамоталар, медальләр көтә.