Татарстанда республиканың барлык шәһәрләре һәм районнары арасында иң матур чыршы өчен актив тавыш бирү бара. Татарстан шәһәрләре һәм районнарының төп чыршылары балалар һәм өлкәннәрнең кәефен күтәреп, бәйрәм утлары белән балкыйлар.
Һәр чыршы башкаларыннан яктырак һәм матуррак итеп бизәлгән. Татарстанда иң матур Яңа ел чыршысы кайда?
Нурлатлылар тавыш биреп, шәһәрнең төп чыршысына җиңү яуларга ярдәм итә ала. Хәзерге вакытта, Нурлат районы чыршысы 3 меңнән артык тавыш җыеп, 3 нче урында тора.
Чыршыбызга җиңү яуларга бик аз гына калды.
Түбәндәге сылтама буенча Нурлат районына теләктәшлек күрсәтеп, шәһәрнең төп чыршысы өчен тавыш бирергә мөмкин http://protatarstan.ru/voit-elka/