Нурлатта Яңа ел каникулларында һава торышы сынатмаячак

2021 елның 4 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген, иртәгә һәм берсекөнгә Нурлат районында алдагы көннәрдәге кебек һава торышы сакланачак, дип хәбәр иттеләр Чулпан метеостанциясендә. "Шулай ук урыны белән бераз кар, төнлә температура-5-10, көндез 2-7 градус булачак»,-диде Чулпан метеостанциясенең техник-метеорологы Наталия Бондарева. Метеоролог сүзләренә караганда, бу чорда узган ел да шундый ук һава торышы торган. «Хәзер бераз җылырак. Елның бу вакытында уртача тәүлеклек температура -13 градус», - дип билгеләп үттеләр метеостанциядә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International