Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы Эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре Кыш Бабай һәм Кар кызы костюмнарында малайлар һәм кызларны котладылар.
Россия Эчке эшләр министрлыгы Нурлат районы буенча бүлегенең Яңа ел белән котлау традицион акциясе быел да матур гына дәвам итте. Мәсәлән, полиция хезмәткәрләре Кыш Бабай һәм Кар Кызы Нурлат үзәк район хастаханәсенең балалар бүлегендә стационар дәвалануда булган барлык пациентларны бүләкләр белән сөендерделәр һәм уен бүлмәсенә мавыктыргыч балалар уеннарын тапшырдылар.
Шулай ук, алар профилактик исәптә торучы гаиләләрдә булып, аларда тәрбияләнүче балаларга 95 бүләк тапшырдылар, балаларның кәефләрен күтәрделәр, социаль ярдәм күрсәттеләр.
Ел саен үткәрелә торган «Полиция Кыш Бабае» Бөтенроссия акциясе профилактик юнәлешкә ия. Ул балигъ булмаганнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау, балигъ булмаганнарның эшләре буенча инспекторларның һәм полициянең участок уполномоченныйларының абруен күтәрү, халыкның хокук саклау органнарына ышанычы дәрәҗәсен ныгыту максатларында үткәрелә, - диде балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Илдар Зәйниев.