Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы призына кызлар арасында волейбол буенча турнир тәмамланды. Җитди көрәштә җиңүне М. Е. Сергеев исемендәге Нурлат гимназиясе командасы яулады. Икенче урында-2 нче мәктәп командасы, өченчедә-Иске Чаллы мәктәбе укучылары.
Җиңүчеләр һәм призерлар кубоклар, грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде. Шулай ук командаларга волейбол туплары тапшырылды.
Иртәгә биредә үк волейбол буенча тагын бер турнир узачак - Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре Башлыгы призлары өчен яшүсмер егетләр командалары көч сынашачак.