Бикүле халкы «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясенә кушылды

2021 елның 3 гыйнвары, якшәмбе

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан авылның дүрт баласының теләкләре үтәлде. Нурлат районының Бикүле авылында мәктәп чыршысын укучыларның Кыш Бабайга теләкләре белән язылган хатлары да бизәделәр. Шулай итеп, 4 нче сыйныф укучысы Камилә Галиева кигуруми костюмы турында хыялланган. Аның хыялын тормышка ашырырга авыл җирлеге башлыгы Алсу Шакирова ярдәм итте. Йомшак һәм җылы костюмны ул Камиләгә Яңа ел бәйрәме вакытында тапшырды.

Башка авыл балаларының да теләкләре үтәлде. Мәктәп директоры Нурдидә Вәлиева Эльмира Загировага тутый кош бүләк итте, авылның шәхси эшмәкәре Марат Гатин Эльмир Рәхмәтуллинга наушниклар тапшырды, ә җирле мәктәп укытучысы Олег Паргунькин Динара Галиеваның хыялын тормышка ашырды, аңа алмаз чигү җыелмасы бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International