Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән 2021 елның 3 гыйнварында кич 18 сәгатьтән 4 гыйнварда кич 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү килде.
2021 елның 4 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән бозлавык, төнлә һәм иртән томан.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:
Бозлавыкта:
Сак кына хәрәкәт итегез, ашыкмыйча гына, өслекнең тигезсезлеген исәпкә алып, бөтен табанга басыгыз. Өлкән кешеләргә резина аслы яки очланган шипылы махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр таеп китсәгез, егылу биеклеген киметү өчен чүмәшегез.
Ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә җәяүлеләр өчен билгеләнгән махсус урында гына урам аша чыгарга киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдында юл аша чыкмаска, чөнки юлда тайгак булу сәбәпле, автомобильнең тормоз юлы шактый арта. Бары тик транспорт агымын каршы гына хәрәкәт итәргә. Киемдә яктылык кайтаргыч элементлар кулланырга.
Машина йөртүчеләргә:
Җәяүлеләргә киңәш ителә:
Томан вакытында:
Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары йөртергә киңәш ителә.
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.
Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, кискен туктауларны булдырмаска кирәк. Туктау кирәк булса, тизлекне салмак кына киметергә. Тормоз вакытында берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шул рәвешле сигнал биреп, арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтергә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Барлык оптика төзек хәлдә булырга тиеш. Тукталышларда ерактан күренеп торучы жилет кулланырга.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә киңәш ителә:
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.