Нурлатта район Башлыгы призына волейбол буенча турнир башланды

2021 елның 3 гыйнвары, якшәмбе

Традиция буенча, Яңа елның спорт сезонын Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре Башлыгы призына укучылар арасында волейбол буенча турнир ача. Быел турнир уникенче тапкыр үткәрелә. Уеннар М.Е. Сергеев исемендәге Нурлат гимназиясе базасының ике спорт залында уза. Бүген, ярышларның беренче көнендә, Кубок өчен көрәш кызлар командалары арасында башланды. Быел турнирда 9 команда катнаша: 1, 2, 3, 4, 9 номерлы шәһәр мәктәпләре, гимназия, шулай ук Егоркино, Урта Камышлы һәм Иске Чаллы авыл мәктәпләре дә бар.

Ярышлар башланыр алдыннан катнашучыларны Нурлат районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нәфыйгина сәламләде һәм уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International