2021 нче елда Нурлатта беренче булып кыз бала дөньяга килде

2021 елның 3 гыйнвары, якшәмбе

Нурлат бала тудыру йортында 2021 нче елда беренче сабый дөньяга килде. Кыз бала  бүген, 3 гыйнварда, 7 сәгатьтә 32 минутта туган.

3, 950 кг авырлыктагы һәм 59 см озынлыктагы кызчык - Аксумладан Ишмуллиннар гаиләсендә беренче бала.

Нурлат район үзәк хастаханәсенең бала тудыру йортыннан хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта бүлектә 13 хатын – кыз, шуларның 7се бала тудыручы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International