Бүген Нурлатта «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы Ассоциациясе» рәисе урынбасары булып китте

2021 елның 2 гыйнвары, шимбә

Ул район Башлыгы урынбасары Линар Маняпов белән Бикүле авыл җирлегендә булды, социаль әһәмиятле объектларның һәм ишегалды территорияләренең Яңа ел бизәлешенә бәя бирде. Аннары ул шәһәрнең интерактив мәйданчыкларында булды: «Грани» мәдәни-күңел ачу үзәгендә, Тимерьюлчылар скверы, шикәрчеләр микрорайоны, Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт паркы һ. б. белән танышты. Соңыннан ул үзәк мәйданда бәйрәмдә катнашты. Биредә халык күңел ачулары, Яңа ел чаналары парады узды, яшь нурлатлылар өчен спорт һәм күңел ачу уеннары оештырылды, сәүдә нокталары эшләде, авыл җирлекләре теләгән кешеләрне коймак һәм тәмле чәй белән сыйлады.

Владимир Козонков шәһәр һәм районның Яңа ел бизәлешенә югары бәя бирде.

"Мин бүген искиткеч матур бәйрәмдә булдым, кешеләрнең йөзләреннән бәхет һәм чиксез шатлык бөркелә, димәк, Нурлатта кешеләр уңайлы шартларда һәм лаеклы тормышта яши. Нурлатлыларга быел барлык якыннарының да янәшәдә булуын, сәламәтлек, иң матур теләкләренең тормышка ашуын телим", - дип тәэсирләре белән уртаклашты Владимир Константинович.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International