Яңа ел алдыннан Төрнәс авыл җирлегендә йорт яны территорияләрен иң яхшы Яңа ел бизәүгә конкурс игълан ителде. Бу чарада авыл халкы актив катнашты. Алар үзләренең бизәлгән йортларының фоторәсемнәрен җирлекнең социаль челтәрләренең берсендә урнаштырдылар. Авылдашлар күпчелек тавыш җыйган җиңүчеләрне сайлады. Нәтиҗәләрне Яңа ел бәйрәмендә билгеләделәр, җиңүчеләр итеп Ринат Фәтхетдиновны, Геннадий Матюшкинны, Анатолий Субботинны, Николай Петровны, Тамара Копейкинаны, Евгений Васинны таныдылар. Авыл җирлеге башлыгы Сергей Белов аларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.