Чулпан авыл җирлеге быел «Татнефть» грантын алу өчен «Җиңү Паркы» –чисталык һәм матурлык территориясе» проекты белән катнашты һәм 200 мең сум акча отты.
Паркны төзекләндерү эшләре җәй азагында ук башланды. Һәм менә шушы көннәрдә биредә тагын эскәмияләр урнаштырылды. Моннан тыш, грант акчаларының бер өлеше Бөек Ватан сугышында һәлак булган, фронттан җиңү белән кайткан һәм тыныч вакытта вафат булган авылдашлары истәлегенә куелган һәйкәлне реставрацияләүгә юнәлдерелде.