Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат бүлеге җитәкчесе, шәһәр Советы депутаты Әлфия Галәүтдинова Түбән Нурлатта яңа ачылган «Нур»татар мәдәнияте үзәгендә узган бәйрәм чарасында катнашты.
Ул сайлаучыларны Яңа ел белән котлады, бәхет һәм иминлек теләде. Әлфия Салих кызы Фирүзә Бикташева һәм Зөбәрҗәт Бакировага Түбән Нурлатның мәдәни тормышында актив катнашулары өчен Рәхмәт хатлары тапшырды.