8 нче мәктәпнең туган(татар) тел һәм әдәбият укытучысы Роза Сафина «Татар теле һәм әдәбияты укытучыларына ярдәм» ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы грантына ия булды.
Грант алуга республиканың 365 иң көчле укытучысы гариза белән мөрәҗәгать иткән. Роза Идрисовна 100 җиңүче арасында районнан уңышка ирешкән бердәнбер кеше. "Нәтиҗәләр ясаганда соңгы өч ел эчендә эшчәнлегебезнең бик күп факторлары исәпкә алынды, – дип уртаклашты Роза Сафина. - Бу - татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадалары призерларын һәм җиңүчеләрен әзерләү, һөнәри конкурсларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашу, төрле чаралар үткәрү, шул исәптән укучылар һәм аларның ата-аналары арасында милли үзаңны ныгыту буенча да". Ә Роза Идрисовнаның, чыннан да, үзенең укытучылык эшчәнлеге белән горурланырлык нәтиҗәләре бар. Әйтик, быел гына да аның дүрт укучысы татар теле буенча олимпиаданың муниципаль этабы призерлары булып танылганнар. Ул, төп эшеннән тыш, «Киләчәк» иҗат үзәгендә «Тиктормаслар» һәм «Яшь журналист» түгәрәкләрен дә алып бара. Яңа ел каникулларына алар «Тиктормаслар» курчак театрының яшь артистлары белән татар телендә «Яңа ел әкияте» дигән тамаша әзерләгәннәр. Шулай ук, аның җитәкчелегендә мәктәптә «Мәктәп чоры» газетасының татар версиясе чыгарыла.