Кычытканлы авылы халкы арасында йорт яны территорияләрен иң матур бизәүгә конкурс игълан ителгән. Анда авылның 20ләп кешесе катнашты. Авыл халкы конкурска бик креатив һәм иҗади караганнар: кыска гына вакыт эчендә генә әкият сыннары, Яңа елның төп геройлары – Кыш Бабай һәм Кар кызы калкып чыккан, чыршыларны бизәгәннәр, йорт фасадларына һәм коймаларга матур итеп якты утлар элгәннәр. Фаик Нотфуллин, мәсәлән, ел символын - үгезне искиткеч оста итеп ясаган. Аны жюри кардан әвәләп ясалган иң яхшы фигура дип билгеләде. Бәйрәм концертында бу конкурска йомгак ясалды һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Беренче урынны Илнур һәм Роза Хаматвәлиевлар, Рафис һәм Әминә Әхмәтвәлиевлар гаиләләре бүлеште. 2 нче урынга Фәрит һәм Гөлчирә Мостафиннар гаиләсе лаек булды. Авыл җирлеге башлыгы Фалис Сабиров аларны җиңүләре белән котлады һәм Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр тапшырды.
Сүз уңаеннан, авыл мәдәният йорты да үзенчәлекле итеп бизәлүе белән аерылып торды. Мәдәният хезмәткәрләре учреждение һәм территорияне бизәүгә креатив якын килгәннәр. Әйтик, алар каен себеркеләреннән чыршы ясаганнар, аның матурлыгын һәм үзенчәлеген республика халкы да бәяләргә өлгергән инде: аның фотосурәте җирле генә түгел, шулай ук республика массакүләм мәгълүмат чараларының да бизәге булган.