Нурлатлылар Яңа елны күңелле һәм тату каршы алды

2021 елның 1 гыйнвары, җомга

Кичә Нурлат районының шәһәр һәм авыл җирлекләрендә бәйрәм чаралары узды. Әкият персонажлары һәм яңа елның төп геройлары – Кыш Бабай белән Кар Кызы катнашында чыршы янында нурлатлылар өчен театральләштерелгән тамашалар, әйлән-бәйлән, күңелле конкурслар, уеннар оештырылды, үзешчән артистлар үзләренең иң матур җырларын башкардылар. Кайбер авыл җирлекләрендә, әйтик, Төрнәстә бәйрәм саф һавада оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International