Шулай итеп, авыл халкы Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын шулай каршы алды. Бикүле авыл җирлегендә быел Яңа елны бөтен авыл белән каршы алдылар. Авыл мәдәният йорты да төрле төстәге утлар һәм бизәлгән чыршы белән каршы ала. Мәдәният учагы янында авыл балалары өчен республика флагы төсләренә буялган зур тау ясалган, территориядә һәм фойеда фотозоналар оештырылган.
Кичә мәдәният йортында бәйрәм чарасы узды, анда авыл халкын кайнар чәй һәм коймак белән каршы алдылар. Шунда ук Ленин һәм матрос белән фотога төшә алдылар. Ә авылдашлары Марат Гатин бәйрәмгә гирляндалар белән бизәлгән тракторда килгән иде. Биредә шулай ук йортларны һәм йорт яны территорияләрен бизәү буенча «Туган авылым» конкурсы җиңүчеләрен дә бүләкләделәр. Конкурста быел 45 тән артык гаилә катнашты.