Синоптиклар гыйнварның беренче көнендә юлларда томан һәм бозлавык булу ихтималы турында кисәтә

2021 елның 1 гыйнвары, җомга

Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.

2021 елның 1 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән:

  • төнлә һәм көндез бозлавык (күпчелек көнбатыш районнарда);
  • юлларда бозлавык;
  • төнлә һәм иртән томан көтелә.

 

Җайсыз метеорологик күренешләр

2021 елның 1 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән:

  • төнлә һәм көндез бозлавык (күпчелек көнбатыш районнарда);
  • юлларда бозлавык;
  • төнлә һәм иртән томан көтелә.

Аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз кар, юеш кар; кайбер районнарда бозлавык. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил көньяк-көнчыгыштан 5-10 м/с. Минималь температура, төнлә, иртән -8..-11˚. Максималь температура көндез -6.....-9˚. Юлларда - бозлавык.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә.

Томан вакытында:

Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары йөртергә киңәш ителә.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.

Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, кискен туктауларны булдырмаска кирәк. Туктау кирәк булса, тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз вакытында берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шул рәвешле сигнал биреп, сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтергә.  Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Барлык оптика төзек хәлдә булырга тиеш. Тукталышларда ерактан күренеп торучы жилет кулланырга.

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

 

Җәяүлеләргә түбәндәгеләр киңәш ителә:

 

  1. Урамнар һәм юлларны аркылы чыкканда игътибарлы булырга;
  2. Җәяүлеләр өчен билгеләнгән  махсус урында гына урам аша  чыгарга;
  3. Юл аша чыгу өчен, мөмкин булганча, җир өсте яисә җир асты җәяүлеләр кичүләреннән  файдаланырга;
  4. Трассада хәрәкәт итүче транспорт алдыннан каршы якка чыкмаска;
  5. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә;
  6.  Ерактан яхшы күренүчән жилет кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементлар беркетергә.

 

              Бозлавык булганда:

Сак кына хәрәкәт итегез, ашыкмыйча гына, өслекнең тигезсезлеген исәпкә алып, бөтен табанга басыгыз. Өлкән кешеләргә резина аслы яки очланган шипылы махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр,  таеп китсәгез, егылу биеклеген киметү өчен чүмәшегез.

 

Ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.

 

Җәяүлеләргә җәяүлеләр өчен билгеләнгән махсус урында гына урам аша чыгарга киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдында юл аша чыкмаска, чөнки юлда тайгак булу сәбәпле, автомобильнең тормоз юлы шактый арта. Бары тик транспорт агымын каршылап кына хәрәкәт итәргә. Киемдә яктылык кайтаргыч элементлар кулланырга.

 

Машина йөртүчеләргә:

 

  1. Автомобильдә хәрәкәт иткәндә мондый шартларда юл күчешләреннән, узып китүләрдән, узышулардан баш тартырга;
  2. Автомобильнең техник төзеклегенә, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә;
  3. Кискен туктауларны булдырмаска кирәк. Туктау кирәк булса, тизлекне салмак кына киметергә кирәк;
  4. Тормоз вакытында берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шул рәвешле сигнал биреп, сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтергә;
  5. Барлык оптика төзек хәлдә булырга тиеш;
  6. Хәрәкәт җанлы урыннарда, мәктәпләр янында, юл чатларында һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда һәм сөзәк урыннарда куркынычсызлыкны тәэмин итүче тизлек белән хәрәкәт итәргә.

 

Җәяүлеләргә киңәш ителә:

 

  1. Урамнар һәм юлларны аркылы чыкканда игътибарлы булырга;
  2. Җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына урам аркылы чыгарга, шуны истә тотарга кирәк: начар күренү һәм юлның тайгак   булуы сәбәпле, машина йөртүчегә транспорт чарасын туктату өчен күбрәк вакыт кирәк;
  3. Юл аша чыгу өчен, мөмкин булганча, җир өсте яисә җир асты җәяүлеләр кичүләреннән  файдаланырга;
  4. Трассада хәрәкәт итүче транспорт алдыннан каршы якка чыкмаска;
  5. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә;
  6. Теләсә нинди бәла-каза очрагында  һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм - "101,112" номерына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шалтыратулар стационар  һәм кәрәзле телефоннардан тәүлек әйләнәсе һәм бушлай кабул ителә.

 

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International